- эчке
- I. с. 1. Нәр. б. эченә урнашкан; киресе: тышкы. Эчке якка караган 2. Күлмәк, костюм эченнән кия торган 3. Кешенең психик эшчәнлегенә караган, психикада була торган эчке моң. Тирән мәгънәле, тәэсирле, акрын (тавыш тур.) 4. Нәр. б. нигезен, мәгънәсен, асылын тәшкил иткән эчке матурлык 5. Аерым бер дәүләт, оешма эчендәге тормышка һәм эшчәнлеккә караган. ЭЧКЕ АВЫРУЛАР – Эчке органнар авыруы. ЭЧКЕ СЕКРЕЦИЯ – Организмдагы кайбер бизләрнең канга һәм лимфаларга гына матдәләр бүлеп чыгаруы. ЭЧКЕ СӘҮДӘ – Бер дәүләт эчендәге сәүдә. ЭЧКЕ ЯНУЛЫ ДВИГАТЕЛЬ – Пешкәкле цилиндр эчендә ягулык яну исәбенә эшли торган двигатель. II. ЭЧКЕ-с. Исерткеч эчемлекләр эчә торган эчке мәҗлесе. сөйл. Эчкечелек. ЭЧКЕГӘ САБЫШУ – Исерткеч эчемлекләрне күп һәм еш куллана башлау
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.